Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Роскомнадзор мәктәп имтиханына җаваплар куелган сайтларга керүне чикләгән

Тыелган мәгълүмат бердәм реестрына 59 сайт яки аларның интернет-сәхифәләре кертелгән.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роскомнадзор) мәктәп имтиханнары сорауларына җавапларны сату турындагы мәгълүматтан файдалануны чикләү буенча тиешле чаралар күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомствоның рәсми сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Роскомнадзорга килгән суд карарлары нигезендә интернетта урнаштырылган, намуссыз мәктәп укучыларына имтиханнарны тапшырырга ярдәм итә торган мәгълүмати материаллардан файдалануны чикләү буенча тиешле чаралар күрелә», - диелә сайтта.

Тыелган мәгълүмат бердәм реестрына төп һәм бердәм дәүләт имтиханнары сорауларына җаваплар, контроль-үлчәү материаллары, шулай ук тиешле фәнне өйрәнмичә генә имтихан тапшыру алымнары һәм формалары турында мәгълүматлар урын алган 59 сайт яки аларның интернет-сәхифәләре кертелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/14/186222/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев