Реклама
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Татарстан халкын «Бердәм Россия» партиясе праймеризында катнашырга чакырды.
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанның 116нчы лицеенда «Бердәм Россия» партиясе праймеризы кысаларында ачылган участокка мотобайкта килде.
«Атнасына бер көн ял итәм, бу көнне күп нәрсәгә өлгерергә кирәк. Бүген өйдә эш бик күп. Ни генә дисәң дә, мотоциклда барыбер тизрәк», - диде министр журналистларга.
Роман Шәйхетдинов шулай ук бүген ничә кандидат өчен тавыш тавыш бирүен дә әйтте.
«67 кешегә тавыш бирдем. Кандидатларның барысы да миңа таныш, алар күп эшләр башкара. Араларында эшкуарлар, парламентның гамәлдәге составы вәкилләре бик күп. Праймериз – инфраструктураны тикшерүдән тыш, партия градусын үлчәү мөмкинлеге дә. Көндәшлеккә сәләтле команда сайланган. Алар арасында иҗтимагый оешма, мәдәният һәм бизнес, белем бирү кластеры вәкилләре бар», - диде ул.
Роман Шәйхетдинов Татарстан халкын актив тормыш позициясе күрсәтергә һәм алдан тавыш бирүдә катнашып, республика үсешенә ярдәм итәргә чакырды.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186961/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз