Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Республиканың алты балалар бакчасында ата-аналарга бушлай консультация үткәрәләр

Ата-аналар өчен бушлай консультация үткәрә торган балалар бакчаларының өчесе Чаллыда. Бу хакта тулырак түбәндәге язмада.

2019 елда Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңде. Бу «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә куелды.

Менә ул җиңүчеләр:

  1. Казанның Яңа Савин районындагы 151нче балалар бакчасы,
  2. Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчасы,
  3. «Егоза» белем бирү үзәге,
  4. Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш» балалар бакчасы,
  5. 12нче «Гусельки» балалар бакчасы,
  6. 105нче «Дюймовочка» балалар бакчасы.

Әлеге балалар бакчалары һәм үзәгендә әти-әниләр өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирәләр.

Шулай ук белгечләр күчмә консультацияләр дә оештыра — ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш 2020 елда да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.

Әлеге проектка федераль бюджеттан 21,2 миллион сумнан артык субсидия бүленгән, Татарстан бюджетыннан — 4,9 миллион сум һәм 3,8 миллион сум күләмендә оешмаларның бюджеттан тыш чаралары да җәлеп ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы балалар бакчасы казан