Реклама
«Китап» милли радиосы эфирында татарча әдәби әсәрләр, милли музыка сәнгатенең иң күренекле үрнәкләре яңгырый.
Татар язучыларының иң күренекле әсәрләре лирик шигырь яисә кыска прозаик фрагмент рәвешендә генә яңгыраячак. Ни өчен өзекләр, чөнки кешенең физиологоик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә бер интонацияле язманы 3-5 минуттан да артык тыңлавы авыр. Шуңа күрә озынрак проза үрнәкләре җырлар белән аралаштырып биреләчәк.
Ә эфирда укылачак әдәби әсәрләрне сайларга халык үзе булышыр.
«Нинди әсәр тыңлыйсыгыз килә, дип социаль челтәрләрдә сораштырып була. Хәйләкәр сораштыру, турыдан-туры сораштыру бар. Шунысына иманым камил: „Китап“ радиосында ниндидер зур бүләкләр алу өчен генә дөньяга чыккан әсәрләр түгел, ә кызыклы, актуаль әсәрләр яңгырарга тиеш. Анда бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән, газетта-журналларда чыккан кызыклы әсәрләр булырга мөмкин», — дип белдерде радио җитәкчесе Алмаз Миргаязов.
Радионы йөкләр өчен сылтама https://play.google.com/store/apps/details?id=com.tatmediaradio
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз