Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Президент «ШАЯН ТВ»ның яңа студиясендә кунакта булды

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче татар балалар телеканалы эшчәнлегенә тантаналы рәвештә фатиха биргән иде. Ә ике елдан соң, Президент өр-яңа студиягә кунакка килде.

Шушы вакыт эчендә «ШАЯН ТВ» каналы үсте, камилләште, төрле җиңүләр яулады. Эфирга дистәләгән проект һәм йөзләгән мультсериал чыкты. Әле кайчан гына, камера күргәч, оялып торган балалар - хәзер үз эшләренең осталары һәм каналның хуҗалары.

Рөстәм Нургали улы «ШАЯН ТВ» каналының  уңышлары, яңа проектлары белән танышырга килгән көн телеканал тарихына зур вакыйга булып кереп калды.

Мөхтәрәм кунакны каналның төп геройлары каршы алды. Студия буенча экскурсияне дә балалар үзләре үткәрде. Тапшырулар ничек әзерләнә? Режиссер, оператор, монтаж ясаучыларның эше нәрсәдән гыйбарәт? Яшь алып баручылар Президентка барысы хакында да бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Каналның контентын баетуга «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе зур өлеш кертә. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәйданчыкны да игътибарсыз калдырмады. Президент «Маша белән Аю» мультсериалын тавышландыру барышын күзәтте, яшь актер Зәлия белән танышты.

Президентның игътибарын аеруча телевизион блогерлар мәктәбе җәлеп итте. Рөстәм Миңнеханов үзе дә социаль челтәрләрдә шактый актив. Аның инстаграмдагы шәхси сәхифәсен 530 меңнән артык кеше күзәтеп бара.

Яшь журналистлар өчен иң күңеллесе – Президенттан интервью алу булды. Аларның Республика башлыгына шактый сораулары җыелган икән. Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов заманча трендлар, гаджетлар, ТикТок социаль челтәре хакында фикерләре белән уртаклашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев