Реклама
Татарстанда праймериз 460 участокта уза.
(Казан, 26 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген 15.00 сәгатькә "Бердәм Россия" партиясе праймеризында кандидатлар өчен 302 мең татарстанлы үз тавышын бирде. Шушы вакытка участокларга килгән халык сайлаучыларның 10,29 процентын тәшкил итә. Бу хакта "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге башкарма комитеты ситуацион үзәге хәбәр итә.
"Сайлауга килүчеләр статистикасы түбәндәгечә: Әтнә районы - 18,41 процент, Чүпрәле районы - 17,6 процент, Чирмешән районы - 17,3 процент, Лениногорск районы - 15,3 процент", - диелә бу белешмәдә.
15.00 сәгатькә Казанда сайлаучыларның 7,2 проценты тавыш биргән. Участокларга 66,5 мең сайлаучы килгән. Яр Чаллыда праймеризда 32,9 мең кеше катнашкан, килүчеләр саны 8,2 процент тәшкил итә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/26/186992/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз