Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Питрау» бәйрәменә Россия эстрадасы йолдызлары киләчәк

Быел бәйрәм кайчан планлаштырыла?

XX «Питрау» Республикакүләм керәшен культурасы фестивалендә продюсер һәм җырчы Виктор Салтыков, композитор, шагыйрь, рок-җырчы, телевизион тапшырулар алып баручы Александр Иванов катнашачак. Фестиваль 20 июльдә Җөри авылының Тырлау аланында узачак.

Моннан тыш сәхнәдә 200дән артык җырчы һәм төрле иҗади коллективлар чыгыш ясар дип көтелә. Бәйрәм бик күңелле булачак, ди оештыручылар. Былтыр Надежда Кадышева килгән иде.

Виктор Салтыков - җырчы һәм «Мануфактура», «Форум», «Электроклуб» төркемнәрендә катнашучы артист. Аның иң популяр җырлары - «Белая ночь», «Берега любви», «Островок» һ.б. сәхнәләрдә инде 20 елга якын җырлана.

Александр Иванов – «Рондо» төркеме лидеры. Аның танылган җырлары - «Боже, какой пустяк», «Моя неласковая Русь», «Я буду помнить», «Я постелю тебе под ноги небо» һ.б.

Былтыр фестивальдә катнашучылар саны 60 меңнән артып киткән иде.

Татар-информ фотосы.

Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/07/10/656215/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев