Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Innopolis Open 2022 олимпиадасында Чаллыдан һәм Казаннан катнашучылар призер булдылар

Иннополис Университетында 7-11 сыйныф укучылары өчен математикадан Innopolis Open олимпиадасы тәмамланды.

Йомгаклау этабында Россиядән 69 катнашучы һәм Болгария, Израиль, Босния һәм Герцеговина, ЮАР, Сербия һәм Үзбәкстаннан 9 катнашучы көч сынашты. Казан, Яр Чаллы, Түбән Новгород, Ульяновск, Улан-Удэ, Ижевск, шулай ук Израиль, Босния һәм Герцеговина һәм Сербиядән катнашучылар призерлар булдылар. Олимпиада ике этапта: сайлап алу һәм финал этабында узды. Сайлау этабы ике онлайн-турдан торды: катнашучылар ике турны да башкарып чыктылар, ә финалга сайлап алганда иң яхшы нәтиҗә исәпкә алынды.

Иннополис Университетының математика буенча методик эштә өлкән белгеч Дмитрий Бебчук: «Финалда катнашучылар, математиканың төрле өлкәләреннән белемнәрен һәм күнекмәләрен кулланып, 5 сәгать дәвамында биремнәрне чиштеләр. 7нче сыйныф укучыларыннан мантыйк, комбинаторика, саннар теориясе, геометрияне белү таләп ителгән. 8-9 нчы сыйныф укучылары комбинаториканы, геометрияне, алгоритмнар теориясе үзлекләрен ешрак искә төшерделәр. 10-12 сыйныф укучылары алгоритмнар теориясе, геометрия һәм сан эзлеклелеге белән очрашты. 

Җиңүчеләр:

Алексей Генералов, 7 сыйныф,Пенза

Максим Дюндин, 7 сыйныф, Екатеринбург

Кирилл Пупков, 11 сыйныф, Пермь

Призерлар: Константин Смирнов, 7 сыйныф, Түбән Новгород

Никита Кудряшов, 7 сыйныф, Ульяновск

Маргарита Андреева, 7 сыйныф, Улан-Удэ

Григорий Носков, 7 сыйныф, Ижевск Екатерина

Попова, 7 сыйныф, Ульяновск

Елизавета Ганина, 9 сыйныф, Яр Чаллы

Максим Большаков, 8 сыйныф, Казан

Максим Иванов, 9 сыйныф, Пенза

Никита Ревыкин, 9 сыйныф, Яр Чаллы

 Владислав Долгов, 9 сыйныф, Түбән Новгород

Макар Рипенко, 9 сыйныф, Яр Чаллы

 Раил Шаһиев, 11 сыйныф, Казан

Инбар Валд, 10 сыйныф, Израиль

Борис Станкович, 11 сыйныф, Босния һәм Герцеговина

Андрия Живадинович, 10 сыйныф, Сербия

 Барлык нәтиҗәләр: https://dovuz.innopolis.university/public/files/IO%20Maths-2022%20Finals.pdf

 

Тулырак: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2063998.htm сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев