Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Озакламый сатучылар һәм машина йөртүчеләрнең кирәге калмаячак?

Хәзерге вакытта сатучы-кассирлар һәм машина йөртүчеләр Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәр санала. Озакламый әлеге һөнәр ияләренә эш калмаска мөмкин.

Бүгенге көндә Россиядә иң киң таралган һөнәрләр – машина йөртүче һәм сатучыларны ун елдан соң цифрлы сервислар алыштырачак.

«Югары икътисад мәктәбе» Илкүләм тикшеренү университеты ректоры Ярослав Кузьминов Сколково фән һәм технологияләр институтындагы белем бирү интенсивында шундый фараз ясады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Кузьминов сүзләренчә, хезмәт базарының трансформациясе эчпошыргыч акыл хезмәте элементларын алгоритмнарга алыштыру белән бәйле.

Ихтыяҗын югалтып баручы почтальон һөнәрен телгә алып, профессор ун елдан соң машина йөртүчеләр, каравылчылар, техник тәрҗемәчеләр һәм сатучыларның дүрттән өч өлешенең кирәге калмаячак дип искәртте.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәриткәнчә, хәзерге вакытта сатучы-кассирлар Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәр санала.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/12/189696/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев