Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Опера, этнодефиле һәм эпослар: Болгарда узачак «Яңарыш» фестиваленә 50 мең кунак киләчәк

«Яңарыш: эпос заманча укылышта» дигән фестиваль 15-23 июль көннәрендә Болгарда узачак.

 

«Яңарыш: эпос заманча укылышта» дигән фестиваль 15-23 июль көннәрендә Болгарда узачак.

Җиде көн дәвамында Татарстан халкы һәм республика кунакларына урта гасыр ярминкәсе атмосферасына чумарга, дөнья халыклары эпослары мотивлары буенча спектакльләр карарга, шулай ук заманча фолк-музыкантларның чыгышларын тыңларга мөмкинлек булачак.

Бу хакта журналистларга республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

«Минтимер Шәймиев һәм Рөстәм Миңнеханов, Болгар территориясендә болгарларның һәм әлеге территориянең потенциалын, борынгы тарихын ача алырлык күп төрле вакыйгалар үткәрелергә тиешлеге турында күп тапкырлар искә алдылар», – дип ассызыклады ул.

Министр сүзләренчә, фестивальне оештыру идеясе бер ел элек, «Яңарыш» Республика Фонды Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Кара пулат» опера-легендасын күрсәтүне оештырганнан соң барлыкка килгән.

«Шул вакытта вакыйганы зуррак һәм катламлырак итү турында фикер барлыкка килде. Мәсәлән, быел фестиваль беренче грант конкурсы нәтиҗәләре буенча Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмен алды. Бу  Татарстан тарихында фонд тарафыннан хупланган иң зур проект», - дип билгеләп үтте Әюпова.

«Яңарыш: Эпос заманча укылышта» фестивале 15-23 июльдә Болгарда узачак. Анда 50 мең тамашачы катнашыр дип планлаштырыла, шул исәптән ерак чит илләрдән дә. Ачык һавада әйдәп баручы этнодизайнерлардан театр спектакльләре һәм шоулар күрсәтеләчәк.

Кунакларны тагын нинди сюрпризлар көтә, бу хакта тулырак https://milliard.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев