Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Өлкән сыйныф укучылары өчен заманча программалаштыру телләрен өйрәнү буенча бушлай өстәмә курслар оештырыла

Информатика белән кызыксынучы 8-11нче сыйныф укучылар заманча программалаштыру телләрен өйрәнү буенча бушлай өстәмә ике еллык курслар уза алалар.

 

Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин шушы максат өчен субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслаучы карарга кул куйды. 2021 елда сынау форматында узган проект хәзер бөтен илдә кулланылачак, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.

Укучылар дүрт модульдән торган 36 академик сәгатьле программа буенча шөгыльләнәчәкләр. Әлеге дәресләр математика һәм информатика буенча төп мәктәп программасына өстәмә булып торачак.

Уку ике ел дәвам итә. Бу проект балаларга мәктәптә үк IT-һөнәрне үзләштерә башларга мөмкинлек бирәчәк, бу, үз чиратында, алар өчен киләчәк һөнәрләрен IT-өлкә белән бәйләргә стимул булырга тиеш.

Ике укыту форматы каралган: дистанцион технологияләр кулланып –онлайн һәм региональ белем бирү мәйданчыклары базасында офлайн уку. Аларны проектның операторы «Университет 2035» сайлап алачак.

Беренче этапта программалаштыру буенча бушлай курслар 100 меңнән дә ким булмаган бала өчен оештырылыр дип планлаштырыла. Алдагы елларда аларның саны 240 меңгә кадәр артачак.

IT-тармак өчен кадрлар әзерләү – хөкүмәт гамәлгә ашыра торган 42 стратегик инициативаның берсе.

Әлеге проектның состав өлеше булып мәктәп укучылары өчен программалаштыру курслары тора. Укытуны оештыруга федераль бюджетта өч елга каралган акчаларның гомуми күләме 6,8 млрд. сум тәшкил итә.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/index.htm/news/2102311.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев