Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Ноябрь аенда «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбе оештырылачак

Быел «Асыл» Татар балалар лидеры мәктәбендә 120 бала катнашачак. Мәктәпкә татар яшьләре оешмалары һәм берләшмәләрендәге актив татар балалары барланачак.

2-8 ноябрь көннәрендә «Волга» үзәгендә Татар балалар лидеры мәктәбе узачак. Быел, пандемия булу сәбәпле, 120 бала гына булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова сөйләде.

«Татар балалар лидеры мәктәбендә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәп, иҗтимагый, мәдәни тормышта кайнаучы активистлар катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә Әстерхан, Иваново, Новосибирск, Пенза, Самара, Саратов өлкәләреннән, Мәскәү шәһәре, Татарстан һәм Удмуртия республикаларыннан гаризалар килде. Килүчеләрнең 80 проценты — яңа балалар», — диде ул.

«Идел» яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сүзләренчә, катнашучылар өчен смена дәвамында төрле лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәлләр, тренинглар, дебатлар һәм татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар оештырылачак. «Дебатлар, ораторлык осталыгы буенча дәресләр дә булачак. Шулай ук блогерлар да чакырылачак. Балалар өчен программаны үзләренең кызыксынуларыннан чыгып эшләнде», — диде ул.

Чараның төп максаты — татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итү. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/29-10-2020/byel-asyl-tatar-balalar-lidery-m-kt-bend-120-bala-katnashachak-5782098

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев