Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәскәүдә Роберт Миңнуллинны искә алу кичәсе булачак

24нче августта Мәскәүдә Россия дәүләт балалар китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга (1948-2020) багышланган иҗат кичәсе узачак.

Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары, Роберт Миңнуллинның туганнары һәм якыннары катнаша. Иҗат кичәсе Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте һәм Татар балалар әдәбияты көннәре кысаларында үтәчәк.

Шагыйрь балалар белән күп аралашкан һәм сабый күңелен яхшы белгән. Роберт Миңнуллин балаларга багышланган шигырьләрендә сабыйларның әйләнә-тирә дөньяны ничек кабул итүен нечкә юмор белән сурәтли, диелә хәбәрдә.

Роберт Миңнуллин шигырьләре

Иҗат кичәсе Россия дәүләт балалар китапханәсендә (Калуга мәйданы, 1, «Октябрьская» метро станциясе) 16.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

"Сандугачлар минсез генә сайрый торгандыр инде..."

Роберт абый «Көмеш кыңгырау»га игътибарлы булды

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев