Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәскәүдә Балалар мәдәни форумы узачак

Программа 60тан артык уку-укыту һәм фестиваль чараларын берләштерә.

Уку-укыту программасы 25нче августта «Бала һәм мәдәният. Буыннар диалогы» сессиясе белән башланып китә.

Балалар Россия Федерациясенең Мәдәният министры Ольга Любимова белән очрашалар һәм аңа балалар иҗатын үстерү буенча үз проектларын тәкъдим итәләр. Иң яхшы проект федераль финанслауга лаек булачак.

Мәдәният эшлеклеләре белән очрашуларда балалар волонтерлык, кинокастинглар, заманча медиа, башкару мәктәбенең традицияләре, театр, башкару һәм музыкаль сәнгать белән бәйле кызыклы фактлар турында беләчәкләр.

Ачык лекцияләр виртуаль чынбарлыкка һәм интерактив технологияләргә, авторлык анимациясе һәм әдәби трендларга багышланачак.

Форумның фестиваль өлеше дә киң программага ия. Катнашучылар мобиль фильммейкинг, анимация, халык биюләре, шулай ук В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтыннан сынлы сәнгать буенча мастер-классларда катнашачак. Юрий Башмет музыка сәнгатенә багышланган мастер-класс үткәрәчәк. Форум кысаларында киновикторина һәм бию батлы, тематик арт-мәктәпләр узар дип планлаштырыла.

 

Үткәрү вакыты: 25-28 август.

Үткәрү урыны: Мәскәү шәһәре, ВДНХ, 57 павильон.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев