Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

"Мөмкинлекләрем чик­ләнмәгән, барысын да булдырам"

29 -30 апрель көннәрендә Казан дәүләт мәдәният институты бинасында мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалидлыклары булган балалар арасында Бөтенроссия талантлар конкурсы узачак.

"Мин булдырам! Чикләнмәгән иҗат" дип аталучы әлеге конкурска гаризалар кабул итү 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Конкурс алты номинациядә уза.

  • Сынлы сәнгать,
  • декоратив-гамәли сәнгать,
  • хореография,
  • музыкаль иҗат,
  • театраль иҗат һәм сәнгатьле уку,
  • инклюзив педагогика.

Исеменнән үк күренгәнчә, монысы педагоглар өчен.

Әлегә Хакасия, Татарстан, Чувашия, Марий Эл республикаларыннан, Волгоград, Кемерово, Архангельск, Мурманск өлкәләреннән, Ставрополь һәм Пермьнан, Нижневартовск , Чебоксар, Ульяновск, Астрахань шәһәрләреннән барлыгы 41 төбәктән 700 катнашучыдан 300ләп гариза килгән. Коллективлар да бар.

Конкурста мөкинлекләре чикләнгән 11-20 яшьлек балалар һәм инвалид балалар белән эшләүче педагоглар катнаша ала.

Бәйге өч этапта уза:

  • Беренчесе читтән торып. Катнашучылар гариза һәм үз эшләрен тәкъдим итәләр.
  • 2нче этап Казанда мәдәният институтында.
  • Ә өченчесе 30 апрель көнне барлык номнацияләр буенча да җиңүчеләрне бүләкли торган гала-концерт була.

Башкалабызда мондый конкурс инде өченче тапкыр 2020елдан башлап уздырыла

Ни кызганыч, мөмкинлекләре чикләнгән балалар саны төрле сәбәпләр аркасында елдан-ел арта һәм бүген илебездә 18 яшькә кадәр 730 мең 472 бала шундый хәлдә. Һәм аларның мөмкинлекләре чынлап та чикләнгән. Андый балаларның бары тик 9%ы гына хыялларын тормышка ашыра, югары белем ала.

Әлеге конкурсның төп максаты да мөмкинлекләре чикләнгән балаларның иҗатын үстерү өчен уңай шартлар тудыру, аларда үз көчләренә ышанычны арттыру, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.

Бу хакта журналистларга әлеге конкурсны оештыру идеясе инициаторы булган Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, фәннәр докторы, профессор Роза Әхмәдиева, Абилимпикс проекты координаторы Анна Сидоренко, Казан шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән эшләү республика вузара үзәге директоры Елина Мелина тәфсилләп сөйләде.

Быелгы конкурста 700ләп бала катнашачак.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=36579

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев