Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәп укучыларына кесә телефоннарын куллануны тулысынча тыярга телиләр

Аның урынына “шкулфон” дип аталган махсус телефон булдырылачак.

Бу темага карата сораштыруда катнаша аласыз.

Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев “Ростех”ка мәктәп укучылары өчен “шкулфон” дип аталган махсус телефон булдыру инициативасын җибәргән. Бу хакта RT хәбәр итә.

“Чернышев фикеренчә, “шкулфон” мәктәпләрдә балаларга кесә телефоннарын куллануны тулысынча тыюга алмаш булырга мөмкин”, - диелә хәбәрдә.

“Шкулфон”да әти-әниләрнең, укытучыларның һәм классташларның телефон номерлары язылырга тиеш. Шулай ук “Мәскәү электрон мәктәбе” һәм аның федераль аналогы булган “Россия электрон мәктәбе” кушымталарын ача торган программа, гомуми сораулар буенча уку белешмәлеге һәм калькулятор булырга тиеш.

Моннан тыш яңа җайланмада мәктәпнең эчке Интернетын урнаштырырга кирәк. Шулай ук “мәктәп балаларның бер-берсен кимсетү, җәберләү омтылышларын туктата” торган программа да көйләнергә тиеш. Чернышев сүзләренчә, программа вирусларны һәм балигъ булмаганнарга туры килми торган сайтларны чикләячәк.

  • ВЦИОМ мәгълүматлары буенча, Россиядә 70 процент кеше мәктәптә гаджетлар куллануны тыю яклы.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/17/189925/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күптән кирәк иде. Күпме урлашу шул телефон аркасында.