Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәктәп укучылары татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиадада катнаша ала

КФУ һәм Мәдәният министрлыгы югары сыйныф укучылары өчен татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада оештыра.

Казан федераль университеты, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстан һәм татар халкы мәдәнияте тарихы буенча телевизион олимпиада оештырырга планлаштыра.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә КФУның Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы Айрат Ситдыйков шул хакта хәбәр итте.

Спикер сүзләренчә, 9-10 сыйныф укучылары арасында берничә этап үткәрү күздә тотыла. «Олимпиада нәтиҗәләре буенча КФУ бүлеп бирә торган максатчан урыннарга өстенлекле керү мөмкинлеге булачак», — дип сөйләде Ситдыйков.

Ул хәзер олимпиада концепциясен эшләү төгәлләнгәнлеген, аны уздыру мәйданчыклары һәм формалары билгеләнүен, шулай ук контент әзерләнүен әйтте. «Киләсе уку елы башында гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәм», — диде Тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирасы югары мәктәбе деканы.

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов әйткәнчә, сүз Идел буе тарихына багышланган бөтенроссия олимпиадасын оештыру турында бара. 

Чыганак: https://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев