Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Әмирхан Еники новеллалары буенча төшереләчәк фильмга кастинг бара

20нче апрель көнне «Татаркино» учреждениесе бинасында танылган татар язучысы Әмирхан Еники новеллалары буенча төшереләчәк фильмга кастинг узачак.

Бу хакта matbugat.ru сайты хәбәр итә.

Кинотасманың иҗат төркеме – «Татаркино» директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов һәм фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров.⁣

Фильмның иҗат төркеме түбәндәге рольләрне башкаручыларны сайлап алачак:

1. Төз гәүдәле, харизмалы, спорт яратучы 25-28 яшьлек егет.

2. Нәфис гәүдәле, зәвыклы, табигый чибәрлеген югалтмаган 25-28 яшьлек кыз.

3. Тулы гәүдәле 40 яшьлек ир.

4. 12-13 яшьлек ике яшүсмер егет.

5. Кызлар кебек нәфис, чибәр, елмаеп торучы карашлы 35 яшьлек ханым.

6. 17 яшьлек нәфис гәүдәле кыз. Җырлый белүе шарт.

7. 20 яшьлек елмаеп торучы карашлы, арык гәүдәле егет.

8. 65-66 яшьлек ханым.

9. 65-66 яшьлек кыска буйлы, тулы гәүдәле карт.

10. 12 яшьлек озын толымнары булган, шат йөзле кыз.

11. 35 яшьлек озын толымнары булган, төз буйлы хатын-кыз.

12. 25 яшьлек уртача төз буйлы егет.

13. 18 яшьлек уртача буйлы, нәфис кыз.

Фильм татар телендә төшерелү сәбәпле, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора.

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтәләр. Башлана: 10.00

Алдан язылу өчен сылтама: https://docs.google.com/spreadsheets/d/1OdO2V_bKQWNJJtaLgE5Z-5ZqeudUBMPYaPqPYZocGR4/edit#gid=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев