Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Минзәлә гимназиясе укучылары Бөтенроссия мәктәпләре фестивалендә Гран-при яулады

Укучылар Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән өзек тәкъдим итте.

Ленар Миннемуллин җитәкчелегендәге гимназия укучылары туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бөек драматург Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулуга багышланган «Ул кабызган утлар балкышы» V Бөтенроссия мәктәпләре фестивалендә катнашты.

Укучылар «Спектакльдән өзек» номинациясендә Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр.

Әлеге спектакльдә рольләрне Алсу Гәрәева, Рузалина Крашева, Рунар Әхмәтов, Фирүзә Хәбирова, Айдар Низамов, Айзилә Исхакова, Айнар Хәлиуллин, Азалия Бәдретдинова, Талгал Маликов, Ислам Нуриев, Алия Абышева башкарды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/24-11-2021/minz-l-gimnaziyase-ukuchylary-b-tenrossiya-m-kt-pl-re-festivalend-gran-pri-yaulady-5843720

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев