Реклама
"Минем горурлыгым – Россия!" илкүләм яшьләр патриотик конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Конкурсны оештыручылар – РФ Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә "Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк" АКО, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һ.б.
Бәйге номинацияләре
Конкурс эшләрен тапшыру формалары:
"Фотография",
"Рәсем",
"Видеоролик",
"Социаль плакат",
"Инша",
"Әдәби иҗат",
"Журналистика".
Конкурста катнашуга 11 яшьтән 18 яшькәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучы балалар чакырыла. Гаризалар 2019 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/17/193716/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз