Көмеш кыңгырау

«Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйгедә республикабызның төрле төбәкләреннән 324 бала катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе үткәрде. 28нче октябрь көнне Казанда «Адымнар - Казан» мәктәбенең актлар залында бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

«ШАЯН ТВ» каналы балаларны кечкенәдән татарча уйларга, сөйләшергә өйрәтә, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә.

2021 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» каналы «Мин - татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесен игълан итте.

Әлеге бәйгенең максаты татар халкы тарихын, милли мәдәниятен өйрәнү, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү.

Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр, кул эшләре һәм эшләнмәләр кабул ителде. Бәйгегә барлыгы республикабызның төрле төбәкләреннән 324 эш килде. Балтач, Азнакай, Питрәч, Арча, Баулы, Мамадыш, Кукмара,  Әгерҗе, Саба, Лаеш, Чистай, Әлмәт, Мөслим, Сарман районнарыннан, Казан, Чаллы шәһәрләреннән балалар актив катнаштылар.

Җиңүчеләр ике номинациядә билгеләнде, һәр номинациядә ике яшь категориясе каралган.

Номинацияләр:

  • «Иң яхшы рәсем» (7-10 яшьлекләр), (11-15 яшьлекләр);
  • «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан,башка материаллардан эшләнгән әйберләр» (7-10 яшьлекләр), (11-15 яшьлекләр).

Бәйге ике этапта үтте. Беренче этапта эшләрне мәртәбәле жюри - Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучылары бәяләде. Икенче этапка 40 эш үтте. Бу этапта “ШАЯН ТВ” тамашачылары да актив катнаштылар.  Үзләре ошаткан эшләр өчен алар 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадар shayantv.ru сайтында тавыш бирделәр. Тамашачы сайлап алган 20 эшнең авторлары җиңүчеләр дип табылды. Һәр җиңүче диплом, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясенең түштамгалары һәм 20 000 сум күләмендә акча белән бүләкләнде.

Бәйрәм чарасын татар эстрадасы йолдызларының музыкаль чыгышлары һәм мәртәбәле  кунакларның котлау сүзләре бизәде. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан - Яңа гасыр” акционерлар җәмгыяте җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминов катнашты.

Шул ук көнне “Мин татар баласы” республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләренең эшләреннән күргәзмә дә үз эшен башлады. “Адымнар” мәктәбендә күргәзмә 8нче ноябрьгә кадәр эшли. 9 ноябрь исә Габдулла Тукай исемендәге филармония залында “ШАЯН эшләр бәйгесе җиңүчеләренең эшләреннән торган күргәзмә оештырылачак. Киләчәктә бу күргәзмә Актаныш – “Адымнар”, Чаллы - “Адымнар”, Алабуга - “Адымнар” һәм җиңүче балалар укыган мәктәпләрдә уку елы тәмамланганчы эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: