Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Милли музей мәктәп укучыларын "Ура! Каникуллар!" акциясендә катнашырга чакыра

Язгы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары " Ура, каникуллар!» дигән акция уздыра.

22-28 март көннәрендә музей дәресләре, тематик экскурсияләр, квест-уеннар, иҗади очрашулар һәм төрле мастер-класслар оештырыла. Әлеге чара уен һәм интерактив формада балаларны Татарстан Республикасы тарихы, безнең төбәктә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыра, борынгы һөнәрләргә өйрәтәләр.

Укучыларны тарихка мавыктыргыч сәяхәт көтә: алар сугышчылар яки сәүдәгәр була, Сөембикә һәм Екатерина белән таныша, үз куллары белән калфак чигә. һәм хәтта сыйныф та таба алачак. Программа турында тулырак мәгълүматны (843) 590 00 50 телефоны буенча алырга мөмкин.

Тулырак: https://matbugat.ru сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев