Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Милли МультFest» фестиваленең йомгаклаучы зона туры үтте

«Милли МультFest» фестиваленең Казандагы турыннан финалга узган мультфильмнар исемлеге билгеле булды. Барлык зона турларыннан финалга чыккан мультфильмнар арасыннан лауреатлар сайлап алыначак.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең Казанда узган турында финалга чыккан мультфильмнар исемлеге билгеле. Барлыгы 24 мультфильм игълан ителгән иде. Республика этабына түбәндәгеләр үтте:

 

Биектау районы — «Кокошникка каршы калфак»

Казан — «Әлифба»

Казан — «Мәрьям һәм Шүрәле»

Арча районы — «Туган җирем Татарстан»

Арча район — «Безнең гаилә»

Питрәч районы — «Эт белән песи»

Биектау районы — «Новый Данко»

Балык Бистәсе «Чәк-чәк» студиясе — «Су анасы», «Шүрәле» фильмнары

Биектау Күлле мәдәният йорты — «Тимурның Шүрәлене укырга өйрәтүе турында» әкияте

Казан шәһәре Кадыйровлар гаиләсе — «Сагыну» мультфильмы

Питрәчнең «Пестрляндия» студиясе — «Әби, бабай һәм чуар тавык»

Биектау — «Эш беткәч уйнарга ярый»

Әтнә — «Ел да узмады»

Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультеты профессоры, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова искәрткәнчә, диплом тапшырылган эшләр арасыннан лауреатлыкка дәгъва кылучылар исемлеге төзеләчәк. Ул 1нче апрель «Татаркино» сайтында урын алачак. Фестивальнең йомгаклау һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы 23нче апрельдә Г.Тукай исемендәге татар филармониясендә үтәчәк.

 

«Без зона турларыннан бөтен эшләрне тагын бер тапкыр карыйбыз. Кемгә тавышны шомартырга кирәк, кемгә башка төзәтүләр — ярдәм итәбез», — дип белдерде Миләүшә Айтуганова.

 

ТР Дәүләт Советы депутаты, жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин да кимчелекләр төзәтеләчәген әйтте.

 

«Кытыршы яклары бар, кем финалга чыга, аны эшкәртәсе бар әле. Камиллекнең чиге юк. Кайбер кешедә бераз тәҗрибә дә күренә. Сүзгә басым дөрес төшмәү, мантыйкка бәйләнеш булмау, көй, тавыш дәрәҗәләре дөрес салынмау бар, ләкин ул профессиональлек эше. Ул эшләгән саен шомара. Тулаем алганда, барысы да тырышып эшләгәннәр», — диде ул.

Питрәчтән 6 нчы һәм 3 нче сыйныф укучылары Сәрвиназ Мирсәетова һәм Айзилә Яруллина «Эт белән песи» исемле мультфильм төшергән. «Сценариен үзебез төзедек. Гадәттә, эт белән песи талашып тора, ә без аларны дуслаштырырга уйладык. Үзебез курчаклар ясадык», — диләр алар. 

 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев