Реклама
Чаллы шәһәрендә пенсионер Әрҗүдә Нәҗипова Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән, дип хәбәр итә "Шәһри Чаллы" газетасы.
Шушы көннәрдә пенсионер Әрҗүдә Нәҗипова Җәмигъ мәчете төзелешенә 200 мең сум акча күчергән. Дөресрәге, өлешләп 200 мең сум акчасын төзелешкә керткән. 84 яшьлек әби 20, 10, 100 000 сум акчасын иман йортына бүләк иткән. Шулай итеп бер ел эчендә аңардан изге эшкә 200 мең сум кергән. Җәмигъ мәчетен төзүгә ярдәм күрсәтү фонды аңа бик рәхмәтле.
Фонд җитәкчесе Уел Хөсәенов әйтүенчә, гади гражданнар мәчет төзелешенә теләп акча күчерә.
“Кешеләр 50, 100 сум, 3 мең сум да бирә. Әлбәттә, зур суммада акча күчерүчеләр дә булгалый. Еш кына алар билгеле эшмәкәрләр яки эре компанияләр булып чыга. Шәһәрнең үзәк мәчетен төзүчеләр эшнең бер өлешен бушлай башкара. Бу да – игелекле гамәлгә җитди өлеш. Соңгы вакытта Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм күрсәтергә теләүчеләрнең артуы күңелләрне шатландыра”, – ди Уел Галимович.
Быел тугыз ай эчендә фондка 25 миллион сум акча җыелган. Аның 4 миллион 400 меңен билгесез булып калырга теләгән кешеләр биргән.
Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/tema-dnya/izge-gaml-kyluchylardan-rnk-alyyk
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз