Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәгариф министрлыгы: Шимбә Татарстан мәктәпләрендә дәресләр гадәти режимда булачак

Шимбә, 19 февральдә, Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә диярлек традицион белем бирү процессы дәвам итәчәк, дәресләр гадәти режимда була.

«Элек эпидемиологик вазгыять сәбәпле, шимбә республика мәктәпләрендә берничә атна дәвамында чаралар сыйныфларда түгел, ә саф һавада үткәрергә тәкъдим ителде. Ял көннәрендә мәктәпләрдә генераль җыештыру һәм бактерицид лампалар ярдәмендә зарарсызландыру үткәрелде. Хәзер балалар сыйныфларда укыячак", — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта Татарстанның ун мәктәбендә 12 сыйныф, грипп һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) сәбәпле, карантинга җибәрелгән. Тукай, Менделеевск, Питрәч, Спас һәм Лаеш районнарының, шулай ук Түбән Кама (өч мәктәп) һәм Казанның (ике мәктәп) мәгариф оешмаларындагы сыйныфлар турында сүз бара. Моннан тыш, Минзәлә һәм Алабуга районнарында элеккечә үк ике балалар бакчасы тулысынча ябылган.

Укучылар һәм укытучылар дәресләр башланганчы көн саен иртәнге медицина фильтры уза. Бүген дәрескә авыру билгеләре аркасында 381 укучы кертелмәде. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/science/18-02-2022/m-garif-ministrlygy-shimb-tatarstan-m-kt-pl-rend-d-resl-r-gad-ti-rezhimda-bulachak-5849675

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев