Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Мәскәүдә «Без срока давности» тикшеренү проектлары фестивале старт алды

Мәскәүдә «Без срока давности» тикшеренү проектлары фестивале ачылды. Фестивальдә Россиянең 61 субъектыннан укучылар катнашкан.

Фестивальдә Бөтенроссия тикшеренү проектлары конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары игълан ителәчәк. Конкурс финалына 31 команда чыкты.

Конкурска алты тематик юнәлеш буенча нәтиҗәләр ясалачак:

  • архив документлары һәм вакытлы матбугат,
  • шәхси чыганаклар,
  • хәрби еллар сәнгате әсәрләре,
  • хәрби хроника һәм сугыштан соңгы елларның Ватан кинематографы,
  • истәлекле объектлар,
  • гражданнарның сорашып белешү нәтиҗәләре.

Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы М.В. Фрунзе исемендәге Россия Армиясе үзәк йортының Кызыл Байрак залында узачак.

Фестиваль 2022 елның 8нче октябрендә тәмамланачак.

Белешмә
«Без срока давности» – замандашларда Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне саклауга юнәлдерелгән масштаблы агарту проекты.

Проект кысаларында архив документлары ачыла, кырларда эзләү эшләре алып барыла, агарту акцияләре һәм фәнни конференцияләр уза, мәктәп укучылары һәм студентлар эзләү эшләрендә волонтерлар, эзләү хәрәкәте әгъзалары буларак катнаша.

https://mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев