Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Әлки гимназиясе укучысы Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җиңү яулады

Адилә анда “Усал малай” дип аталган хикәясе белән катнашкан.

(Әлки, 7 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 “А” сыйныф укучысы Адилә Мусина “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгегә Татарстаннан һәм Россия өлкәләреннән 1624 эш тәкъдим ителгән булган. Адилә анда “Усал малай” дип аталган хикәясе белән катнашкан. Ә Чистайда зона сайлап алу турында язучылардан, шагыйрьләрдән торган комиссия алдында үзенә күрә имтихан да тоткан.

Аның хикәясен жюри әгъзалары ошаткан, һәм Адилә “Проза” номинациясендә икенче урынга лаек булган. Казанда узган Бөтенроссия туган телләр форумында җиңүчеләрне Бөтенроссия татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тәбрикләгән. Адилә Мусина диплом һәм сертификат белән бүләкләнгән.

Адиләнең җитәкчесе – гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алия Шәйхетдинова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185831/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев