Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Лилия Галимова «Слово пацана» сериалы турында: «Татарстанда кино төшерү өчен лаеклырак темалар да бар»

Режиссер Жора Крыжовников Роберт Гәрәевның Казандагы җинаятьчел төркемнәр турындагы китабы буенча сигез серияле фильм төшерә.

Чаллыда Жора Крыжовниковның «Слово пацана» сериалында төшү өчен яшүсмерләр арасында кастинг уза дип хәбәр иткән идек.

 

Республика хакимияте «Слово пацана» криминаль сериалы турында үз фикерен белдерде.

«Татарстанның меңъеллык тарихы күпкә лаеклырак вакыйгаларга ия» дип белдерде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән узган брифингта.

 

"Республикабызның мең еллык тарихы булган башкаласында экраннарда күрсәтергә лаек булган кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар күп. Безнең мәдәниятебез бай һәм кызыклы. Безнең яшь буынга күрсәтер өчен, криминаль төркемнәргә караганда да тирәнрәк һәм кызыклырак нәрсәләр бар», – дип нәтиҗә ясады Лилия Галимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    лилия хак мондый фильмнар яхшы тэрбия бирми