Көзге каникулларда Татарстанның 295 сәламәтләндерү оешмасында 14 меңнән артык бала ял итәчәк
Ил яңалыклары

Көзге каникулларда Татарстанның 295 сәламәтләндерү оешмасында 14 меңнән артык бала ял итәчәк

Ял ике форматта оештырыла: шәһәр читендәге сәламәтләндерү учреждениеләрендә һәм көндезге ял лагерьларында.

Шәһәр читендәге ял 45 учреждениедә планлаштырылган, алар 5 меңнән артык баланы кабул итә, 8 меңнән артык бала 250 көндезге лагерьда ял итәчәк.

Сменаларның иң популяр юнәлешләре физкультура-спорт, иҗади, IT-сменалар һәм башкалар.

Чыганак https://minmol.tatarstan.ru/ сайты


Нет комментариев