Реклама
Татарстанда гаилә иминлеге буенча кайнар линия хезмәте эшли.
2019 елның 31нче октябрендә "Гаилә иминлеген саклау һәм гаиләдә конфликтларны кисәтү” буенча кайнар линия эшли.
Аның төп максаты - балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларга этәрүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау һәм бетерү, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, балаларга яки өлкән яшьтәге гражданнарга карата рәхимсез мөнәсәбәтне һәм аларны караучысыз калдыруны кисәтү.
"Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан балаларны тәрбияләү бурычын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук балаларның яки өлкән яшьтәге гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч ясаган хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин.
"Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. Консультация вакыты: 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз