Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Күп балалы гаиләләргә планшетлар бирелә башлады

Татарстан Президенты фәрманы буенча күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге чыгарылыш сыйныф укучыларына планшетлар бирелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларын планшетлар белән тәэмин итәргә кушты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Хәзер җаваплы чорга — чыгарылыш имтиханнарын тапшыруга әзерләнүче балаларга ярдәм итү аеруча мөһим. Балалар килеп туган хәлдән интегергә тиеш түгел, безнең бурыч аларга уңайлы шартлар тудыру, моңа аеруча мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк», — дип белдерде ул.

Галимова билгеләп үткәнчә, планшетлар мәктәпләргә тапшырыла, мәктәпләр балаларга тарата.

Шул рәвешле Республикада 749, Чаллыда 354 планшет бирелгән.

Фото: tatarstan.ru
Чыганак : «Реальное время»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев