Реклама
XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесенә гаризалар кабул итү инде тәмамланып килә. Без дә үз көчебезне сынап карарга булдык.
Бәйге 2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә. Быел катнашырга теләк белдергән интернет-проектлар арасында татар сайтлары гына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә татар телендә эшләп килгән уңышлы төркемнәр, популяр татарча Инстаграм аккаунтлар, мобиль кушымталар бар. Шулай ук татар сайтларының елдан-ел артуы да күзәтелә.
Быел бәйгедә үзгәрешләр бар - "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм бәйгесенең ".TATAR доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект" номинациясе урынына яңа номинация - "Иң файдалы һәм популяр татарча видеоблог/видеоканал" номинациясе өстәлгән.
БӘЙГЕГӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ 3 ОКТЯБРЬДӘ ТӘМАМЛАНА.
Чыганак: http://konkurs.belem.ru/node/940
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз