Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

"Көмеш кыңгырау" сайты "Белем җәүһәрләре-2019" бәйгесендә 1 урын алды

Бәйгегә быел барлыгы 176 гариза тапшырылган булган.

X Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре-2019” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Бүген аларны Идел буе физик культура һәм спорт академиясендә бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин бүгенге бәйрәмне "тел бәйрәме" дип атады. Оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. "Мохитне, телне саклауда сез башкарган эшнең әһәмияте гаять зур", – диде.

"Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры Раил Гатауллин беренче бәйгенең йомгаклау тантанасы 2нче гимназиядә узганын искә алды. 2010 елдан бирле барлыгы 500дән артык сайт катнашканын, быел исә 176 гариза килгәнен әйтте. "Араларыннан иң яхшыларын сайлап алдык", – диде.

Җиңүчеләрне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова тәбрикләде. "Телебезне үстерү Интернеттан башка мөмкин түгел. Дәресләргә дә, укыту системасына да Интернет көннән-көн киңрәк үтеп керә", – диде.

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча үтте:

.tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 
ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме (берләшмәсе); 
Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 
Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты; 
Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта; 
Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр инртернет-проект; 
Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 
Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 
Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 
Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.

  • "Җәүһәрләрнең җәүһәре" Гран-прие "Татар-информ"мәгълүмат агентлыгына бирелде.

Беренче урынга түбәндәге сайтлар лаек булды:

BAYĞIŞ сайты
"Көмеш кыңгырау" республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы сайты;
"ШАЯН ТВ" каналы рәсми сайты;
"Шаян ТВ" каналы мобиль кушымтасы;
Гуманитар гимназия-интернат сайты;
Википедия: Әмир
Гыйлем сайты
Татар Малай.

Икенче урын ияләре:

Рабит Батулла. Рәсми сайт;
"Тәртип" радиосы
"Дөрес яз!" мобиль кушымтасы;
Мөгаллим язмалары;
Авылга сәяхәт (авыл туризмы);
Википедия: A. Khamidullin, Marat-avgust
УКЫ
Кызык-Мызык
"Шәһри Казан" (Инстаграм челтәре өчен)

Өченче урынны түбәндәгеләр алды:

Айгөл сайты;
Халкым минем
"Учу татарский" мобиль кушымтасы
Татарханә
Резеда Мөхәммәтҗанова иҗаты
"Кыйблам" 
Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге
Википедия: Шәйдуллина Айсылу, Гатина Динә
"Шәһри Казан" ("ВК" өчен) 
Tatar.Family
Уйланган уйлар.

Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина, фотоларның авторы: Салават Камалетдинов.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197012/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев