Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«Китап» радиостанциясе эфирда татар әдәбиятен тәкъдим итәчәк

«Китап» яңа радиостанциясе 98.6 МГц ешлыгында татар телендә популяр әдәби әсәрләрне, шул исәптән шигърият, проза тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, радио татар телендә театр спектакльләрен дә трансляцияләчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясендә республика парламенты вәкиле Айрат Зарипов хәбәр итте.

«Радио форматы Татарстанның танылган артистлары тарафыннан көйгә салынган әдәби әсәрләрнең аудиоязмаларын трансляцияләүне күздә тота. Радиоканал эшчәнлеге Татарстан халкының социаль, мәдәни һәм рухи-агарту сорауларына җавап бирәчәк», – диде Айрат Зарипов.

Аның сүзләренчә, Татарстанда 98.6 МГц ешлыгында тапшырулар алып бару хокукы өчен «Татмедиа» АҖ, «Большое Радио» ҖЧҖ һәм «Ореноблмедиа» ҖЧҖ көрәшкән.

Федераль конкурс комиссиясе утырышында «Китап» проектын «Татмедиа» АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары Алмаз Миргаязов тәкъдим итте. Конкурс комиссиясе утырышында шулай ук Татарстан Хөкүмәте вәкиле Эльвира Әхмәтова да катнашты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/27/194354/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев