Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Хөрмәтле татар кешесе!

1нче октябрь көнне тугызынчы мәртәбә #әдәбимарафон проекты башланып китә.

Ул Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелә.

Проектның төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында катнашучылар вакытны дөресрәк файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, киләчәктә үзләреннән-үзләре төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

Проект кысаларында марафонда катнашучы һәркемгә 21 көн дәвамында татарча китап/журналлар (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укырга һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрендә үз сәхифәсендә/аккаунтында башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон#татарстанязучыларберлеге һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырырга кирәк булачак Шулай ук, бу хэштегларга өстәп китап авторын, китап яисә журнал исемен, нәшриятны үз эченә алган башка татарча хэштегларны да кулланырга киңәш ителә (мәсәлән, #ХәсәнТуфан #кайсыгызныңкулыҗылы #идел #казанутлары#татарстанкитапнәшрияты һ.б.).

Проектта катнашу өчен марафон башланыр алдыннан Татарстан Язучылар берлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменә (https://vk.com/yazuchilar) кушылырга һәм марафонның рәсми берләшмәсендә (https://vk.com/adabimarathon) беркетеп урнаштырылган игълан-яңалыкка комментарийларда "+" тамгасы белән беррәттән татар телендә исем-фамилиягезне, кайсы төбәктән/шәһәрдән/районнан булуыгызны язып катнашырга теләк белдерергә кирәк. Проектта катнашу өчен марафончының мобиль телефонында/компьютерында татар клавиатурасы урнаштырылган булырга тиеш, марафон барышында һәм 21 көн дәвамында үзара аралашканда татар телен бозып язу рөхсәт ителми.

Катнашу өчен ил һәм яшь чикләүләре юк. 13 яшькә кадәр балаларның, үз аккаунтлары булмаса, язмалары әти-әниләренең аккаунтларында урнаштырылып барылырга мөмкин.

#әдәбимарафон турында тулы мәгълүматны http://tat-i.net/tt/adabimarafon-9 адресы буенча укып чыгарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев