Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Хатын-кызлар Татарстанның алдынгы онкологларында тикшерү уза алачак

 9 июньдә хатын-кызлар Казанның һәм республиканың әйдәп баручы онкологларында түләүсез тикшеренү үтә алалар.

Тикшеренү  “Womаn To Womаn” хәйрия фонды тарафыннан бишенче тапкыр оештырылган “Казан күкрәк рагына каршы” акциясе кысаларында үтәчәк.

Бу проект авыруны беренче стадияләрдә билгеләү мөмкинлеген һәм заманча дәвалау ысуллары турында сөйли. Хатын-кызларга онколог-маммологлар бушлай консультация бирәчәк. Кирәк булган очракта, аларга маммография тикшеренүенә һәм сөт бизләрен ультра тавыш белән тикшерүгә бушлай талон биреләчәк.

Тикшеренүне “Мега” сәүдә үзәгендә 9 июньдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр үтеп булачак.

Дүрт ел эчендә 3 200 хатын-кыз тикшеренү узды. 2014 елда акция барышында Татарстан табиблары күкрәк бизе рагы белән авыруның бер очрагын ачыклаган, 11 хатын-кызда мастопатия тапканнар. 2015 елда акция барышында табиблар күкрәк рагының 11 очрагын ачыклаган. 2016 елда шулай ук күкрәк бизе рагының 11 очрагы, 13 фиброз һәм мастопатия ачыкланган.

 

Чыганак KZN.RU 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев