Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Халыкара яшь уйлап табучылар бәйгесе җиңүчеләре

Татарстан укучылары – Халыкара яшь уйлап табучылар бәйгесе җиңүчеләре

19 — 22нче сентябрь көннәрендә Бали утравында (Индонезиядә) узган V Халыкара яшь уйлап табучылар бәйгесе International Young Inventors Award (IYIA- 2018) нәтиҗәләре буенча Россия делегациясе 12 алтын һәм 5 көмеш медаль иясе булды.

Күргәзмәдә 15 дәүләттән 300дән артык укучы һәм студент катнашты. Халыкара аренада Россия данын Мәскәү, Түбән Новгород, Норильск, Татарстан Республикасы, Чита, Уфа, Мончегорск, Саров һ.б. төбәкләрдән һәм шәһәрләрдән 6 яшьтән 19 яшькә кадәр булган 17 уйлап табучы яклады.

Халыкара күргәзмә Индонезия уйлап табучылары ассоциациясе (INNOPA) тарафыннан Уйлап табучылар ассоциациясенең халыкара федерациясе (IFIA) ярдәме белән оештырылды.

Татарстан Республикасыннан алтын медаль белән бүләкләнүче укучылар: Индира Кәлимуллина (Яр Чаллы шәһәре, Татарстан) —"Гәүдә торышын контрольдә тотучы җайланма" проекты, Инсаф Сәләхов (Яшел Үзән шәһәре, Татарстан) — «Эластик капсуллар ярдәмендә янгын сүндерү җайланмасы» проекты, Ксения Беляева (Казан шәһәре) — проект «Дулкынлы энергетик җайланма».

Мәгълүмат Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев