Халыкара олимпиада:  безнекеләр  сөендерде!
Ил яңалыклары

Халыкара олимпиада: безнекеләр сөендерде!

Мәскәүдә укучыларның икътисад буенча беренче Халыкара олимпиадасы төгәлләнде.

Россия җыелма командасы икенче урынны яулады. Беренче урынга Латвия командасы лаек булды, ә өченче урынны Казахстан һәм Бразилия укучылары бүлеште.

Россия укучылары ике алтын, өч көмеш, өч бронза медаль алдылар.

Россия җыелма командасы составында Яр Чаллы шәһәренең 26нчы номерлы гимназиясенең 2 чыгарылыш сыйныф укучысы - Семен Табанаков и Александр Шиваров катнашты.

Олимпиада йомгаклары буенча:

Семен Табанаков (алтын медаль),

Александр Шиваров (бронза медаль).

Мәгълүмат Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан  алынды.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев