Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанның 175нче мәктәбендә фаҗига булды

Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәбендә атыш булды.

Бүген Казан шәһәренең Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәбендә икенче дәрес башында атыш һәм шартлау тавышлары ишетелә. Укытучылар ишекләрне бикләп, балаларга ишекләрне өстәлләр белән терәтергә кушалар. 

Атышны оештырган кешене инде тоткарлаганнар, ул 19 яшьлек егет булып чыга. Балаларны тәрәзәләрдән эвакуацияләгәннәр. Берничә бала тәрәзәдән сикергән, аларның хәлләре ничек икәне әлегә билгеле түгел. 

«175нче гимназиядә укучыларның бер өлешен күршедәге 181нче балалар бакчасына эвакуацияләделәр. Ата-аналарның әлеге балалар бакчасына мөрәҗәгать итүен сорыйбыз», - дип искәртәләр Казан шәһәре мэриясендә. 

Казанның барлык уку йортларында да иминлек чаралары көчәйтелгән.

Һәлакәт урынында оператив хезмәтләр һәм полиция хезмәткәрләре эшли. Президент Рөстәм Миңнеханов та вакыйга булган урынга килде. Фаҗига турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төгәл мәгълүмат бирде. 8 нчы сыйныфта укучы 4 малай, 3 кыз һәлак булган. 

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде.

11 майда Казандагы мәктәпләрдә икенче сменада уку булмаячак.

Гадәттән тыш хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Якыннары һәлак булган һәм зыян күргән барча кешеләрнең олы кайгысын уртаклашабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев