Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда XII тапкыр “Яз гүзәле” матурлык һәм талант конкурсы үтә

2021 елның март-апрель айларында Казан дәүләт энергетика университеты XII тапкыр “Яз гүзәле” матурлык һәм талант вузара конкурсын үткәрә.

Бу масштаблы конкурс яшьләр арасында татар телен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән. Проект яшьләргә эстетик һәм патриотик тәрбия бирү максаты белән студентлар инициативасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

Быел Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы, татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы финалга чыккан 10 кыз “Яз гүзәле” исеме (титулы) өчен ярышачак.

7нче апрельдә “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә “Яз гүзәле-2021” матурлык һәм талант конкурсының финалы булачак. Чара 17.00 башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев