Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казан автоинспекторы табиб килгәнче хатын-кызны үлемнән коткарган

Батырлар безнең арада.

Казан шәһәре буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторы полиция кече лейтенанты Булат Зәйнуллин патрульдә вакытта Бутлеров урамындагы юл читендә кешеләр җыелып торуына игътибар итә. Якыная төшкәч, ул җирдә яткан хатын-кызны һәм янәшәдә елаган кыз баланы күреп ала. Хатын аңсыз булса да, пульсы сизелә. 
Автоинспектор «Ашыгыч ярдәм» чакыра һәм шунда ук, һөнәри күнекмәләрен кулланып, табиб килгәнче ханымга ярдәм күрсәтә башлый.
Аннары Булат Зәйнуллин үтеп баручы «ашыгыч ярдәм» бригадасын туктатып, ханымны хастаханәгә җибәрә. Хәзерге вакытта әлеге хатын-кызның тормышына бернинди куркыныч та янамый.
Әлеге ханымның улы әнисенең гомерен саклап калуда күрсәткән ярдәме өчен Булат Зәйнуллинга рәхмәт белдерде.

фото: 16.мвд.рф

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев