Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда «Ак калфак» конкурсының өченче туры була

Конкурста 18 яшькә кадәрге кызлар катнаша.

2-3 мартта Казанда V Бөтенроссия «Ак калфак» конкурсының өченче туры була.

Конкурс 18 яшькә кадәрге кызлар арасында уздырыла, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.  

Программа кысаларында алар Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән таныша. Шулай ук кызлар үзләренең гаилә кыйммәтләре турында сөйләячәкләр, гореф-гадәтләр белән уртаклашачаклар.

Жюри әгъзалары яшь кул осталарының иҗатын һәм осталыкларын бәяли. Моннан тыш, конкурста катнашучылар өчен камыр ризыклары әзерләү мастер-класслары да каралган, анда яшь хуҗабикәләр татар милли ризыгы — токмач ашы әзерләргә өйрәнә, диелә хәбәрдә.  

Фотода Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында үткән бәйге катнашучылары.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/28-02-2022/kazanda-ak-kalfak-konkursyny-chenche-tury-bula-5850371

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев