Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда 8 - 16 яшьлек балалар өчен пособие алу тәртибе турында сөйләделәр

Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, керемнәре түбән булган һәм 8 - 16 яшьлек балалары булган гаиләләр 2022 елның 1нче апреленнән яңа пособие алачак.

Яңа түләүне алуның кагыйдәләре 3 - 7 яшьлек балалар өчен бирелә торганыныкы кебек үк диярлек.

Пособие Республикада билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% күләмендә булырга мөмкин. Аны алу өчен, гаиләнең җан башына уртача кереме бер яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш.

Пособие билгеләгәндә аны сорап мөрәҗәгать иткәнгә кадәр 4 ай алдан булган 12 ай өчен керемнәр исәпкә алыначак.

Гаиләдәге эшкә сәләтле кешеләрнең расланган кереме яки аның юклыгының җитди сәбәбе булырга тиеш.

Шулай ук гаилә милкенең билгеләнгән исемлектән артмавы да зарур.

Пособиегә гаризаны 1нче майдан шәхсән яки дәүләт хезмәтләре аша бирергә мөмкин булачак. Түләү апрельне кертеп исәпләнәчәк.  Акча "Мир" картасына яки карталарга бәйле булмаган счетка килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев