Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда 36 бала «Глаголица» Халыкара әдәби премиясе лауреаты булачак

Казанда 14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясенең финалы уза.

Казанда 14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр «Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясенең финалы уза. «Глаголица» – әдәби иҗат өлкәсендә 10 яшьтән 17 яшькә кадәр талантлы балаларга ярдәм итү буенча халыкара проект. Бу премиягә 2014 елда Казанда нигез салына. Быел анда катнашу өчен гаризаларны, Россиядән тыш, дөньяның тагын 17 иленнән җибәргәннәр, монда Франция, Кытай, Испания, Германия, АКШ, Монголия, Казахстан, Молдова һәм башка илләр бар. Барлыгы 2212 гариза килгән, бу – премия тарихында рекордлы сан.

«Глаголица» балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыру һәм хуплау өчен булдырылган. Катнашучылар 9 номинациянең теләсә кайсын сайлый ала. «Неформат» номинациясе дә бар, шуңа да катнашучылар өчен бирелә торган әсәрләрнең стилистикасында чикләүләр юк диярлек. Конкурста катнашу бушлай.

Финалга быел 140 кеше чыккан, алар төп приз – «Бәллүр ябалак» өчен көрәшәчәк.

"Конкурска электрон рәвештә гариза бирдем дә эш бетте дигән сүз түгел. Күзгә-күз карап аралашу вакытында һәм мастер-классларда катнашучылар үзләренең автор икәнлекләрен исбатларга, сәләтләрен һәм потенциалын күрсәтергә тиеш. 9 номинациянең һәрберсендә диярлек ике төрле яшь категориясе каралган, шулай булгач, бүләкләү тантанасында һәм лауреатларны игълан иткәндә 36 исем аталачак", - диде "Счастливые истории" хәйрия фондының матбугат сәркатибе Ольга Бурова.

140 финалист Татарстанның Лаеш районындагы «Звездный» лагеренда әдәби сменада катнаша. Алар өчен 14-18 ноябрь көннәрендә мастер-класслар, танылган язучылар (Андрей Усачев, Нина Дашевская) белән очрашулар үткәреләчәк.

Ярымфинал көннәрендә сүз осталары шулай ук шәһәр халкы белән очрашачак (Ленин мәдәният йортында, Милли китапханәдә, «Штаб» креатив индустрия резиденцияләрендә). Бу очрашуларга, шулай ук фильмнар, театраль постановкалар һәм автограф-сессияләргә керү ирекле.

«Глаголица» IX халыкара бәйсез әдәби премиясен бүләкләү тантанасы 18нче ноябрь көнне «Әкият» курчак театрында узачак. Җиңүчеләр бүләккә планшетлар, «Кече китапханә» әдәби әсәрләр җыелмасы алачаклар.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев