Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда 3-10 июньдә «Куркынычсыз тәгәрмәч-2019» хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия конкурсы уза.

Алексей Песошин «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында катнашучыларны сәламләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019» Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсының тантаналы ачылышында катнашучыларны сәламләде. Ул республикада балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өзлексез өйрәтү буенча системалы эш алып барылуын әйтте. Бу турыда Татарстан Президент матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • «Куркынычсыз тәгәрмәч-2019» хәрәкәте яшь инспекторларының Бөтенроссия конкурсы Казанда 3-10 июньдә уза. Бирегә Россиянең 85 төбәгеннән 340 укучы килде. Конкурс этаплары «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә була. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнары, велосипедны ясалма йөртү һ.б. осталыкларын күрсәтәчәк.

«Яшь инспекторлары отрядларының эшчәнлеге пропаганданың яхшы формасы булып тора, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга бәяләп бетергесез өлеш кертә», - диде Татарстан Премьер-министры.

Открытие 38-го Всероссийского конкурса юных инспекторов движения "Безопасное  колесо". Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген яшь инспекторлар хәрәкәтендә 20 мең укучы һәм лицейчыларны берләштерүче меңнән артык отряд катнаша. Татарстан командалары исәбендә Бөтенроссия һәм Европа конкурсларында җиңүләр бар.

Алексей Песошин академия бинасы каршында оештырылган мото - һәм автотехника күргәзмәсен карады. Ул шулай ук балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча төрле мультимедиа карарлары белән танышты.

Открытие 38-го Всероссийского конкурса 
юных инспекторов движения "Безопасное  колесо". 
Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә тантанада  Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Кузин һәм башкалар катнашты.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/04/187486/

ФОТО: http://tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев