Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казан егете татар җырлары башкарып Дельфия уеннарында җиңде

«Созвездие-Йолдызлык-2021» фестиваленең Гран-при иясе, Казан егете Инсаф Ганибаев Красноярск шәһәрендә үткән 2022 елгы Дельфия уеннарында вокал буенча алтын медаль яулады.

«Дельфия уеннары – үзенчәлекле иҗади Олимпия уеннары. Анда катнашу – ул үзе зур җиңү, – ди Инсаф Ганибаев. Бу хакта "Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат хезмәте белдерә.

– Татарстан мәдәниятен шундый әһәмиятле проектта тәкъдим итү минем өчен зур дәрәҗә булды. Алтын медальне кабул итеп алганда, мин үзем өчен генә түгел, ә Бөтенроссия аренасында үз республикамны лаеклы тәкъдим итә алуым өчен дә шат идем».

Конкурста Инсаф «Иске кара урман», «Китмә, сандугач» һ. б. татар җырларын башкарды.

Яшьләр арасында үтүче россиякүләм Дельфия уеннары иҗади сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, төбәкләрнең мәдәни потенциалын саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

Чыганак https://m.business-gazeta.ru/news/548256

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев