Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия бәйгесе үтә

“Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия бәйгесе “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Бәйге 4 июньдә ачыла. Ярышлар “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылачак. Ябылу тантанасы 9 июньдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә булачак.

Казанда узучы “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары бәйгесендә 500дән артык кеше катнаша: бөтен илдән яшь инспекторлар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм остазлар җыелачак.

Бәйге 4 июньдә ачыла. Ярышлар “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылачак. Ябылу тантанасы 9 июньдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә булачак.

Казанда бу ярышлар өченче тапкыр уза. Моңа кадәр Татарстан башкаласы бу бәйгенең финал этабын 1986 һәм 2006 елларда кабул иткән иде.

Бәйгедә беренче һәм икенче урыннарны яулаган командалар Россия исеменнән Халыкара автомобиль федерациясенең (FIA) Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү буенча Европа белем бирү бәйгесендә катнашу хокукын алачак.

Татарстанның яшь инспекторлары Россиякүләм бәйгедә 10 тапкыр җиңүче булганнары бар, алар 13 тапкыр Россия исеменнән Европа ярышларында катнашты. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/03/187261/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев