Реклама
Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
Июль аенда ата-аналар 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә акча ала алачак. Ярдәм чарасы 28 миллион балага бирелә.
«Июнь аенда түләүләр алган кешеләргә икенче тапкыр акча автомат рәвештә күчереләчәк. Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми. Шундый ук автоматлаштырылган түләү механизмы 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дә кагыла», — диде ул.
Ниндидер сәбәп аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кешеләр моны гади һәм уңайлы формада: дистанцион рәвештә яки Пенсия фонды бүлеге аша эшли ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз