Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

«іВолга 2.0» форумында алты Татарстанлы 1 млн 340 мең сумлык грантлар алды

Самара өлкәсендә «іВолга 2.0» Идел буе федераль округы форумына йомгак ясалды.

Эш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының алты вәкиле 1 млн 340 мең сумлык грантлар алды. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Яшьләр форумында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов һ.б. катнашты.

Татарстан кунаклары форум инфраструктурасы белән таныштылар, социаль франшизалар ярминкәсендә катнаштылар, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе белән очраштылар. Очрашу кысаларында делегатлар үз проектларын тәкъдим иттеләр. Татарстан делегатларына мөрәҗәгать итеп, Ләйлә Фазлыева уңышка ирешү өчен максималь көч куярга кирәклеген билгеләп үтте.

Дамир Фаттахов яшь татарстанлыларның барлык проектлары белән танышып проектларның һәм аларның катнашучыларының гомуми ресурсын булдыру кирәклеген ассызыклады.

Бу елның яңалыгы - «іВолга» илчесе вазифасына конкурс оештырылды. Агитация эше һәм дебатларда катнашу нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкиле Азат Кашапов җиңү яулады, диелә бу хәбәрдә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/01/190794/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев