Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ил яңалыклары

IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

Бәйгедә кырык ике меңнән артык эш катнашкан, 135 җиңүче билгеләнгән.

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә IV Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр, дип хәбәр итә tatar-inform.tatar сайты.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сүзләренчә, «Җәлил укулары» бәйгесендә быел Россиянең 38 төбәгеннән, җиде чит илдән кырык ике меңнән артык эш катнашкан. Болгария, Литва, Казахстан, Кыргызстан, Белоруссия, Үзбәкстан, Әзербайҗаннан эшләр килгән. Барысы 135 җиңүче бүләкләнде.

«Катнашучыларның саны ел саен арта бара, географиясе киңәя. Без ел саен бәйгенең нигезләмәсен камилләштерәбез. Быел Муса Җәлилнең әсәрләрен тәрҗемә итүчеләр, шигырьләрен башка телләрдә сөйләүчеләр һәм музей экспозициясенә багышланган номинацияләр кертелде», — диде ул.

Башкарма комитеты җитәкчесе Муса Җәлилнең исемен мәңгеләштерү, мирасын яшь буынга җиткерү максатыннан даими рәвештә эшләр башкарылуын да ассызыклады. Быел май аенда Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә Муса Җәлилгә бюст куелачагын әйтте.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова киләсе елда тагын бер номинация кертергә тәкъдим итте — бәйгедә катнашкан иң зур гаилә.

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/17-02-2022/iv-halykara-lil-ukulary-d-bi-b-ygesene-i-chel-re-b-l-kl-nde-5849639

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев